Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы тапкыр «Йөрәктән йөрәккә» гамәли иҗат хәйрия конкурсы узды. Ул «Постройка+» төзелеш журналы редакциясе тарафыннан үткәрелә, аның җитәкчесе – Марина Власова. Конкурсны оештыруда «Ветеран» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Венера Гарифуллина ярдәм итте.
Конкурсның максаты – мөмкинлекләре чикле кешеләрне берләштерү һәм аларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү. Быел конкурс инде унберенче тапкыр уздырыла.
Конкурс кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр төрле техникада һәм төрле материаллардан эшләнгән декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Конкурста 18 яшьтән алып 83 яшькә кадәрге 42 кеше катнашты. Алар өчен бәйрәм концерты оештырдылар, барысы да дипломнар, истәлекле һәм татлы бүләкләр алдылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә Нина Антонова, Мансур Мрясов һәм Екатерина Китаева керде.