«Чишмә» үзәгенең яшь социаль хезмәт алучылары музейда булдылар

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

«Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары арасыннан балигъ булмаганнар башкаланың истәлекле урыннарында гына түгел, Теләче туган якны өйрәнү музеенда да булдылар. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Әлфина Фәхриева музей буйлап экскурсия үткәрде. Күп кенә экспонатлар соклану, горурлык хисе уятты.

Чараның максатлары: мәктәп укучыларында туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерү, шәхеснең гражданлык сыйфатларын формалаштыру һәм патриотик тәрбия бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International