Кадрлар дефицитын ябу – республиканың иң мөһим бурычларының берсе

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

2023 елда тармак социаль-хезмәт өлкәсенең мөһим бурычларын хәл итте. Аларның берсе – республика икътисадын хезмәт ресурслары белән тәэмин итү. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау  утырышында министр Эльмира Зарипова сөйләде.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, кадрлар ихтыяҗын ябу мәсьәләләрен озак вакытлы һәм кыска вакытлы перспектива күзлегеннән хәл итәргә мөмкин.

Кадрлар мәсьәләсен хәл итү инструментлары арасында яшь белгечләрне әзерләү күләмен һәм квалификацияләрен икътисад ихтыяҗларына якынайту. 2024 елга урта звено белгечләрен әзерләү буенча ихтыяҗ һәм кабул итүнең контроль саннары предприятиеләр белдергән ихтыяҗларга туры килә (кабул итүнең контроль саннары – 12,8 мең кеше, ихтыяҗ – 13,7 мең кеше). IT юнәлеше буенча баланска ирешелгән, анда ихтыяҗ һәм кабул итүнең контроль саннары 1,1 мең кеше тәшкил итә.

Дефицит квалификацияле эшчеләрне әзерләү буенча күзәтелә, беренче чиратта, машина төзелеше, техника һәм технологияләр, авыл һәм урман хуҗалыгы кебек юнәлешләр буенча. Сервиста һәм туризмда, икътисадта һәм идарәдә, юриспруденциядә артык квалификацияле эшчеләрне һәм урта звено белгечләрен әзерләү күзәтелә.

Шулай ук максатчан укытуны формалаштыру да мөһим. Кабул итүнең контроль саннарын һәм кадрлар ихтыяҗын баланслап, бер үк вакытта мәктәпне тәмамлаучыларны кирәкле һөнәрләр алуга җәлеп итү инструментларын үстерү кирәк.

Кадрлар ихтыяҗын ябу буенча тагын бер актуаль юнәлеш – уку йортларында укуны предприятиеләрдә практик күнекмәләр алу белән бергә алып бару. Федераль дәрәҗәдә танылган мондый практиканың иң уңышлы мисалы – «Алабуга политех».

«Шулай ук киләчәктә өлкән халыкны укытуны арттыру мөһим», – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

2023 елда мәшгульлек хезмәте тарафыннан 11,9 мең кешене, шул исәптән 2,3 мең эшсез гражданны укыту оештырылган.

«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 8,3 мең граждан укытуга җибәрелгән: балалы хатын-кызлар – 4,8 мең кеше, 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм пенсия алды яшендәгеләр – 2,4 мең кеше. Укудан соң эшкә урнашу дәрәҗәсе 83,5 %.

2024 елдан «Демография» милли проекты буенча яңа категорияләр укый алачак: инвалидлар һәм хезмәт базары өчен өстенлекле юнәлешләр буенча эшкә урнашу өчен дәгъвачылар. Шулай ук хәзер баланың әнисе генә түгел, ә баланың әтисе, опекун яки бала караучы һәм 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган башка туганы да укый ала.

Эшкә сәләтле, икътисади яктан актив булмаган халыкны чыгару – кадрларны тулыландыруның тагын бер ресурсы. Бу аеруча демографик тенденцияне исәпкә алып актуаль. 2030 елга, эксперт бәяләмәләре буенча, 30 яшьтән 54 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә эшкә сәләтле халыкның иң актив өлеше 67 мең кешегә кимичәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International