Озак вакыт карау системасы кысаларында өлкәннәрне комплекслы кайгырту

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Татарстанда «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләте чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга гына ярдәм итми, ә гомер озынлыгын арттыруга да билгеле бер өлеш кертә.

Теләче районында 2024 ел башына 57 өлкән яшьтәге кеше озак вакыт карау системасы белән колачланган. «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре аларга социаль-көнкүреш, социаль-медицина, тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтәләр. Карауны оештыруга комплекслы караш аркасында гражданнарның сәламәтлеге һәм эмоциональ хәле яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International