Мәшгульлек хезмәте Татарстан эш бирүчеләренә кадрлар җәлеп итәргә ярдәм итә

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Кадрлар кытлыгы шартларында мәшгульлек хезмәте эшендә өстенлекләр эш бирүчеләргә кадрлар җәлеп итү мәсьәләләрендә хезмәт күрсәтү ягына үзгәрде.

Икътисад өчен өстенлекле әһәмияткә ия булган һәр предприятиегә шәхси кадрлар консультанты беркетелгән. Предприятиеләрне кадрлар белән комплектлау планнары эшләнгән. Мәшгульлек үзәкләре аша оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре белдергән вакансияләрнең 50 % ябылды. Барлыгы 23 мең кеше җәлеп ителгән.

Эш бирүчеләр арасында иң кирәкле хезмәтләр:

- вакансиянең конкурентлыкка сәләтлелеген анализлау,

- онлайн вакансияләр ярминкәләрен оештыру,

- территорияара ачык сайлап алу,

- гарантияле әңгәмә үткәрү һ. б.

Халык белән эшләүнең стандарт булмаган формалары киң кулланыла башлады: җәмәгать транспортында, автовокзалларда, сәүдә мәйданчыкларында, бигрәк тә авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында, КФҮ һәм халыкның максималь үтүчәнлеге булган башка урыннарда вакансияләр турында мәгълүмат бирү; Россия Федерациясенең башка субъектларына чыгу, шул исәптән онлайн форматта да.

Әйтик, бер үк вакытта республиканың 55 мәйданчыгында узган «Россия Эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе 32 мең кешенең игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, шуларның 3,4 меңе эшкә урнаштырылган, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә – 1,3 мең кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International