Халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге – милли үсешнең төп максатларының берсе. Монда күрсәткечләрнең берсе – ярлылык дәрәҗәсенең 2017 ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимүе.
Татарстан Республикасы ярлылык дәрәҗәсе түбән булган регионнар арасында лидерлар рәтендә тора. 2022 ел нәтиҗәләре буенча ярлылык дәрәҗәсе 5 %, 194,2 мең кеше тәшкил итте (гомумроссия дәрәҗәсе – 9,8 %). Республика Мәскәү белән икенче урынны бүлешә. Беренче урында Санкт-Петербург һәм Ямал-Ненец АО (4,5 %).
Кайвакыт гаиләнең керемнәре булмау гаилә җиңә алмаган проблемалар комплексы белән бәйле. Нәкъ менә шундый очраклар өчен социаль контракт кулланыла. Аның ярдәмендә эшкә урнашырга, үз эшеңне ачарга, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерергә мөмкин.
2023 елда республикада 5 303 контракт төзелгән, аларның 93 % гражданнарның хезмәт мәшгульлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән:
- эшкә урнашу өчен 2 755 контракт төзелгән,
- үз эшеңне ачуга – 2 021,
- шәхси ярдәмче хуҗалык оештыруга – 149.
Социаль контрактларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә гражданнарның 60,5 % кереме яшәү минимумы күләменнән артып киткән, гражданнарның 82,2 % җан башына уртача керем арткан.
Гаиләләр чәчтарашханә, тегү һәм ремонт остаханәләре ачалар, төрле хезмәтләр күрсәтәләр, ярдәмче хуҗалык алып баралар, электрон сәүдә белән шөгыльләнәләр.