16 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Тоз белән рәсем ясыйбыз» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Учреждение белгече бу техникада башкарылган әзер эшләрне күрсәтте. Чарада катнашучылар эш эзлеклелеге, кәгазьгә буяу салу ысуллары турында белделәр, рәсем ясауда тоз кулланырга өйрәнделәр.
Рәсем сәнгате белән шөгыльләнү иҗади потенциалны ача, фантазия һәм күзаллауны үстерә, кәефкә уңай йогынты ясый, сабырлык, тырышлык һәм үз-үзеңне хөрмәт итүне арттыра.
Чарада сигез социаль хезмәт алучы катнашты.