1 гыйнвардан «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 4−8 статьяларында каралган түләүләр 1,04 процентка индексацияләнде.
2024 елда айлык түләүләр күләме:
- хезмәт ветераннарына, дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга – 605 сум;
- 1941–1945 елларда тылда кимендә 6 ай эшләгән кешеләргә – 902 сум;
- сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылган гражданнарга – 757 сум;
- ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балаларга – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 10 740 сум һәм мәктәп укучылары өчен 12 384 сум;
- ятим балаларга һәм күпбалалы гаиләләрдәге балаларга юлда йөрү өчен – 369 сум;
- күпбалалы гаиләләрдән булган алты яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алу өчен – 164 сум.
Шулай ук 1 февральдән федераль түләүләр индексацияләнәчәк, шул исәптән җирләүгә социаль пособие, аның күләме узган елда 7 793,48 сумга тиң булган. 2024 елда «Почетлы донорларга» еллык акчалата түләү 17 324,11 сум тәшкил итәчәк, вакцинадан соңгы катлауланулар килеп чыкканда гражданнарга айлык акчалата компенсация – 1 636,33 сум.