15 гыйнварда Бөгелмә шәһәрендәге мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Интернетта куркынычсызлык нигезләре» дигән танып белү чарасы үткәрелде.
Мультимедиа презентациясе ярдәмендә балалар Интернеттан сак һәм игътибарлы файдаланырга, Интернет этикеты кагыйдәләрен үтәргә һәм мошенниклардан сакланырга кирәклеген белделәр. Аннары катнашучыларны «Вебландия» электрон ресурсы белән таныштырдылар. Ул балалар һәм ата-аналар өчен эшләнгән һәм файдалы, кызыклы һәм куркынычсыз сайтлар туплый.
Ахырда материалны ныгыту өчен Интернет кулланучы белән була алган төрле очраклар һәм билгеле бер ситуациядә үз-үзеңне тоту вариантлары каралды.