Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева нейрогимнастика буенча дәрес үткәрде. Балаларга төрле күнегүләр тәкъдим ителде. Зарядка барышында шулай ук «СибБорд» балансировкасын кулландылар.
Бу күнегүләрнең төп максаты – вестибуляр аппаратын стимуллаштыру, тәннең ике ягының эшен координацияләү һәм баланың ике яклы хәрәкәт итү сәләтен үстерү.
Шулай ук балалар өчен кышкы күңел ачулар уздырылды. Ачык һавада узган чара сәламәтләндерү эффектына ия. Балалар уйнадылар, кышкы спорт ярышларында ярыштылар, аркан тарттылар һәм биеделәр.