Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән дәресләргә зур игътибар бирелә. Моның өчен белгечләр төрле тренажерлар кулланалар.
Бүген тәрбияче Ксения Хваткова инсульт кичергән 64 яшьлек Т. Афиногентова белән дәрес үткәрде. Бу социаль хезмәт алучының кул хәрәкәтләре начарланган, хәтере һәм игътибары зыян күргән. Ксения Хваткова аның белән эшләүдә массаж туплары һәм роликлар кулланды.
Мондый максатчан дәресләрнең нәтиҗәләре бик яхшы: кулларның вак моторикасы, кан агымы яхшыра, мускуллар йомшара, өлкән кеше инде киңлектә яхшырак ориентлаша.