«Шәфкать» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Светофор һәм юл билгеләре» дигән танып белү дәресе узды.

Чара барышында тәрбияләнүчеләр урамда аларны көткән куркынычлар турында фикер алыштылар. «Юлда безнең дуслар» видеосюжетын караганнан соң балаларга проблемалы-эзләү уены тәкъдим ителде. Шулай ук дәрестә катнашучылар юл билгеләре сурәтләнгән пазллар җыйдылар.

Дәрестә тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр күп файдалы нәрсәләр белделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International