Татарстанның ике эш бирүчесе 46 хезмәткәр алдындагы хезмәт хакы буенча бурычларын түләде

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Апас районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «Апас» ТК ҖЧҖ 3 хезмәткәр алдындагы 641,9 мең сумлык бурычын түләде.

Шулай ук Тәтеш районының «Новая заря» ҖЧҖ 43 хезмәткәр алдындагы 1 732,6 мең сумлык хезмәт хакы буенча бурычын түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International