Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм укытучылары хәйрия концерты үткәрделәр.
Артистлар, алар арасында халыкара конкурслар лауреаты Зөһрә Вәлиуллина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлмирә Бабаева бар иде, рус, татар һәм коми халыклары телләрендә танылган җырлар белән музыкаль программа әзерләделәр.
Һәр чыгышны тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар, кунакларга кушылып җырладылар, биеделәр.
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре билгеләп үткәнчә, яшь башкаручылар белән очрашулар интернат-йорт карамагындагыларны рухландыра, уңай кәеф тудыра, тормыш активлыгын арттыра.