ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 1 гыйнварыннан социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде.

17 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар катнашында түгәрәк өстәл узды. Чара гражданнарга социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде.

Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Ачышлар дөньясы» дигән танып белү чарасы үткәрде.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ел символы–2024» муниципаль конкурсында катнашучыларны бүләкләү булды. Конкурста катнашучыларга аждаһа елын символлаштыра торган кул эшләре ясарга кирәк иде.

Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «МХО геройлары балалар күзләре белән» дигән темага рәсем конкурсы узды. Аны социаль педагоглар үткәрде.

17 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты концерты булып узды. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган иде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында зур ромашкалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәп волонтерлары белән берлектә рухи-әхлакый тәрбиянең нәтиҗәлелеген арттыру һәм балаларны халык мәдәнияте нигезләренә җәлеп итү максатыннан белем бирү һәм күңел ачу чарасы үткәрелде.

18 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү дәресе узды. Анда көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар катнашты.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар тарих-туган якны өйрәнү музеенда, «Поповтан Стахеевка кадәр» тематик экскурсиясендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International