Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Ачышлар дөньясы» дигән танып белү чарасы үткәрде.
Балалар дөньяның унике зур ачышы турында презентация карадылар. Шулай ук алар 17 гыйнварда Балалар ачышлары көне билгеләп үтелүен дә белделәр. Бу көн барлык яшь уйлап табучыларга багышланган. Аннары тәрбияләнүчеләр логик мәсьәләләр чиштеләр.
Тәрбияче билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр балаларның Россия фән һәм техникасы тарихы турында күзаллауларын киңәйтә, патриотлык һәм үз илләре һәм халкы өчен горурлык хисе тәрбияли.