Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында зур ромашкалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар кирәкле материаллар әзерләделәр һәм эшкә керештеләр. Зур ромашкалар ясадылар, чөнки нәкъ менә бу чәчәкләр мәхәббәт һәм тугрылык символы булып санала, бу Гаилә елында аеруча актуаль.
Әзер эшләнмәләр белән интернат-йорт фойесындагы фотозонаны бизәделәр. Социаль хезмәтләр алучыларның күбесе тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендә фотога төшерү нигезләрен үзләштерә, шуңа күрә мондый фотозона бик тә урынлы.