Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәп волонтерлары белән берлектә рухи-әхлакый тәрбиянең нәтиҗәлелеген арттыру һәм балаларны халык мәдәнияте нигезләренә җәлеп итү максатыннан белем бирү һәм күңел ачу чарасы үткәрелде.
Балалар дусларын колядкалар, традицион Раштуа уеннары белән каршы алдылар. Волонтерлар йоннан коллектив эш ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Чара балаларны борынгы рус традицияләре белән таныштырды, дуслык хисе тәрбияләүгә ярдәм итте.