Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ел символы–2024» муниципаль конкурсында катнашучыларны бүләкләү булды. Конкурста катнашучыларга аждаһа елын символлаштыра торган кул эшләре ясарга кирәк иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча учреждение ике призлы урын алды. III дәрәҗә диплом Сергей Васильевка тапшырылды, II дәрәҗә диплом иясе – Артур Әминов.