18 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү дәресе узды. Анда көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар катнашты.
Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында үткәрелгән дәрес өч өлештән торды. Катнашучылар сулыш гимнастикасы, кул һәм аяк мускулларын җылыту, балансны яхшырту өчен күнегүләр башкардылар. Шулай ук игътибарны яхшырту өчен уен уйнадылар.
Физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өй шартларында шөгыльләнү өчен күнегүләр комплексын истә калдырдылар.
Дәрестә сигез кеше катнашты.