Татарстан Республикасында «Бергә булдырабыз» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгеннән балалар «Мадагаскар» күңел ачу үзәгендә булдылар.
Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре белән «Куркынычсызлык өчен каникуллар юк» дигән агитация-профилактика чарасы уздырдылар.
«Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыкаль уен үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар «КАМАЗ» мәдәният йортында булдылар.
25 гыйнварда Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Чара Гагарин урамы, 46 йорт адресы буенча узачак.
Бүген, 19 гыйнварда, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.
17 гыйнварда Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучылар интернет-иминлек темасына өстәл уены уйнадылар.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева ата-аналар өчен консультация үткәрде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның танып белү процессын төзәтүдә баш мие стимуляциясе ысулын куллану турында сөйләштеләр.
Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты мәйданчыгында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды акчасына «Туку остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә – ул ныгытма» дигән рәсем конкурсы уздырдылар. Конкурсны ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елына багышладылар.