17 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар катнашында түгәрәк өстәл узды. Чара гражданнарга социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде.
Эш белән тәэмин итү, бушлай уку мөмкинлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә үз эшеңне ачу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Катнашучылар техник тернәкләндерү чаралары каталогы белән таныштылар һәм аларны алу өчен электрон сертификатның ничек эшләвен белделәр.