Гаилә елы кысаларында «Изгелек» үзәгендә концерт үткәрделәр

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

17 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты концерты булып узды. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган иде.

Концерт программасын алып баручы Вероника Шокилбаева социаль хезмәтләр алучыларга республикада яшәүче халыкларның гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты артистлары тамашачыларны матур чыгышлары белән сөендерде.

Чарада 49 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International