Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «МХО геройлары балалар күзләре белән» дигән темага рәсем конкурсы узды. Аны социаль педагоглар үткәрде.
Конкурсның максатлары: үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, мәдәнияткә, Бөек Ватан сугышы тарихына кызыксыну формалаштыру өчен шартлар тудыру, геройлар турында хәтерне саклау, төрле буын кешеләре арасында рухи элемтәләрне ныгыту, ветераннарга карата хөрмәт тәрбияләү.
Балаларның эшләре төрле, әмма күңелгә үтеп керерлек һәм тирән булып чыкты. Иң яхшы рәсемнәр тавыш бирү юлы белән билгеләнде.