Биектау районында балигъ булмаганнар белән психологик дәресләр үткәрделәр

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау программасы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда дәрес үткәрде. «Минем сыйфатларым» темасына үткәрелгән чараларда риск төркемендәге балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Балалар кеше ия була алган сыйфатлар белән таныштылар, үзләренең уңай һәм тискәре сыйфатларын билгеләргә, комплиментлар ясарга өйрәнделәр.

Мондый чаралар үз-үзеңне танып белү һәм үстерү омтылышын формалаштыруга, үз шәхесеңне анализлауга һәм төрле уен ысуллары аша сыйфатларны ачыклауга, тирә-юньдәгеләргә толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International