Өлкән яшьтәге авыл кешеләрен медицина учреждениесенә китерү дәвам итә

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Өлкән буын» федераль проекты кысаларында көн саен «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты белән 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен үзәк район хастаханәсенә алып баралар. 2024 елда чаралар белән 850 кешене колачлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Өлкән буын» проекты Президент Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Демография» милли проекты кысаларында расланган. Дәүләт башлыгы өлкән буын кешеләре, пенсионерлар турында кайгыртуның өстенлекле бурычларның берсе булуын күп тапкырлар ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International