Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре азык-төлек кибетендә булдылар.
Башта балалар кирәкле продуктлар исемлеген төзеделәр. Кибеттә арбалар алып, кирәкле товарлар алырга киттеләр. Продукция сайлаганда алар продуктларның саклану вакытына һәм сыйфатына игътибар итәргә, шулай ук бер үк категориядәге товарларның бәясен чагыштырырга өйрәнделәр. Төрле түләү ысуллары белән дә таныштылар.
Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында товар белгече, сатучы-кассир һәм йөкче һөнәрләре турында белемнәрен киңәйттеләр.
Мондый чаралар финанс грамоталылыгын камилләштерергә ярдәм итә, акча белән эш итәргә өйрәтә, файдалы финанс гадәтләрен үстерә.