Яр Чаллыда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2024» республика конкурсының зона туры узды. Ел ир – аты: хатын-кыз карашы 2024. Конкурста 15 кеше катнашты.
«Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Эльвира Нәгыймова җиңүче булды. Аның иҗади номерында социаль хезмәтләр алучылар да актив катнашты.