Яр Чаллы шәһәренең рәсем галереясендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен Гаилә елына багышланган чара уздырдылар.
Галереяда гаилә эчендә диалог һәм уртак иҗатны стимуллаштыруга юнәлдерелгән берничә күргәзмә проекты бар. Алар турында рәссам, сәнгать белгече Марат Мингалиев җентекләбрәк сөйләде. Ул шулай ук социаль хезмәтләр алучыларның игътибарын гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклауга юнәлтеп, тематик сәгать үткәрде.