24 гыйнварда Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күпбалалы гаиләләргә ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде һәм гаилә традицияләрен саклаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районыннан күпбалалы Федоровлар гаиләсе дә катнашты, анда 11 бала тәрбияләнә. Рөстәм Миңнеханов Федоровлар гаиләсенә «Ата-ана батырлыгы» медален тапшырды.
Чара концерт программасы белән тәмамланды.