25 декабрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Мария Исаева җенси кагылгысызлык турында мәгълүмати сәгать үткәрде.
Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Яшүсмерләргә корбан булмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр, дәрес темасына видео күрсәттеләр. Дәрестә катнашучылар уяу булу, тирә-юньдәгеләргә игътибар итү, шулай ук үз-үзеңне якларга өйрәнү һәм кискен ситуацияләрдә эш итә белү никадәр мөһим икәнен аңладылар.