Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллективы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм җыю оештырды.
Республикада инвалидларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү буенча системалы эш алып барыла. Эшсез инвалидларны эш белән тәэмин итү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирү максатыннан, мәшгульлек үзәкләре инвалидларга үз эшләрен ачуда ярдәм итү буенча хезмәтләр күрсәтәләр. Гражданнарга барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелә, эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә өйрәтелә.
Буа районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар карлы кышка сөенеп туя алмый, учреждение хезмәткәрләре алар белән соклана.
«Җиңүләр вакыты» АКБО, «ВТБ Страна» хәйрия фонды ярдәме белән, «Финанс грамоталылыгы баскычлары» проектын гамәлгә ашыра башлый. Проект финанс грамоталылыгына өйрәтүнең уникаль методикаларын ачыклау конкурсында җиңүче булды һәм авыр һәм куркыныч тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүгә юнәлдерелгән.
Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Кышкы күңел ачулар» дип аталган спорт-күңел ачу чарасы узды. Аны Гаилә елына багышладылар. Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Президент Владимир Путин указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.
5 февральдә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мәскәү һәм Киров районнары идарәсендә түгәрәк өстәл узды. Чарада күпбалалы ата-аналар, ялгыз ата-аналар һәм эшсез гражданнар буларак теркәлгән МХО катнашучыларының гаилә әгъзалары катнашты.
6 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Организмны сәламәтләндерүнең нәтиҗәле ысулы буларак пилатес» дигән темага дәрес оештырдылар. Чарада 10 кеше катнашты.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ком терапиясе дәресләре уңышлы үткәрелә. Тәрбияче Ксения Хваткова аларга барлык социаль хезмәтләр алучыларны, шул исәптән аз хәрәкәтләнүчеләрне дә җәлеп итә. Аның сүзләренчә, бу технология тәрбияләнүчеләрнең хәтерен, вак моторикасын үстерүгә ярдәм итә, аларның эмоциональ халәтен тотрыклы итә.
Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре, медицина десанты белән берлектә, Мәмәт авылында өйдә социаль хезмәт алучыларга хәйрия ярдәме күрсәттеләр.
Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.