Югары Ослан интернат-йорты тәрбиячесе ком терапиясенең файдасы турында сөйләде

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ком терапиясе дәресләре уңышлы үткәрелә. Тәрбияче Ксения Хваткова аларга барлык социаль хезмәтләр алучыларны, шул исәптән аз хәрәкәтләнүчеләрне дә җәлеп итә. Аның сүзләренчә, бу технология тәрбияләнүчеләрнең хәтерен, вак моторикасын үстерүгә ярдәм итә, аларның эмоциональ халәтен тотрыклы итә.

74 яшьлек Госман Вәлиуллин мондый дәресләр вакытында тынычлана. Башка социаль хезмәтләр алучылар кебек үк, ул төрле төстәге комда рәсем ясый, пластик хайваннар ярдәмендә үзенең травматик ситуацияләрен сөйли, эмоциональ һәм физик халәтен яхшырта, коммуникатив потенциалын арттыра.

«Ком терапиясе – үз проблемаларың турында сөйләү, куркуларны күрсәтү, эмоциональ киеренкелекне җиңү өчен уен ысулы. Мин дәресләрне сенсор бүлмәсендә үткәрәм. Нәтиҗәдә, тергезү чаралары комплексының нәтиҗәлелеге арта», – ди Ксения Хваткова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International