«Опека» үзәге һәм Идел буе федераль округының медицина десанты социаль хезмәтләр алучыларга ярдәм күрсәтте

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре, медицина десанты белән берлектә, Мәмәт авылында өйдә социаль хезмәт алучыларга хәйрия ярдәме күрсәттеләр.

«Идел буе федераль округының медицина десанты» акциясе – сәламәтлек саклау өлкәсендә Идел буе федераль округының студент медицина отрядлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган округ акциясе. Акция авыл халкы арасында җәмәгать сәламәтлеген ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, патриотик тәрбияләүгә, белем бирү оешмаларында һәм һөнәри оешмаларда укучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү һәм тәрбия эшен оештыруга юнәлдерелгән.

Медицина десанты йөрәк аускультациясе үткәрде, электрокардиограмма ясады, алар кан басымын үлчәделәр, ВИЧ-инфекция булу-булмавына экспресс-тестлар ясадылар. Алар шулай ук алты социаль хезмәт алучыга кар чистартуда ярдәм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International