Биектау районы социаль хезмәткәрләре өлкәннәрнең физик активлыгын сакларга тырышалар

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.

Массаж туп белән шөгыльләнү кеше организмына комплекслы тәэсир итүче пассив физик йөкләнеш булып тора. Туп белән дөрес башкарылган күнегүләр кан тамырларын, мускулларны һәм тирене тонуска китерә, шешүне киметә, матдәләр алмашуын һәм кан әйләнешен тизләтә, авыртуны һәм спазмнарны киметә. Олы яшьтә мондый дәресләр аеруча файдалы: кеше никадәр олырак булса, аңа физик активлык шулкадәр авыррак бирелә, ә бу бик кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International