Мәшгульлек үзәгендә казанлылар өчен түгәрәк өстәл уздырдылар

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

5 февральдә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мәскәү һәм Киров районнары идарәсендә түгәрәк өстәл узды. Чарада күпбалалы ата-аналар, ялгыз ата-аналар һәм эшсез гражданнар буларак теркәлгән МХО катнашучыларының гаилә әгъзалары катнашты.

Гражданнарга мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелә торган эшсез гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү, психологик ярдәм һәм социаль адаптация буенча дәүләт хезмәтләре, һөнәри белем алу мөмкинлекләре, «Демография» илкүләм проекты буенча укыту шартлары турында сөйләделәр. Шулай ук түгәрәк өстәлдә катнашучыларга үз эшләрен ачуга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алу мәсьәләләре буенча аерым консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International