Буа районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар карлы кышка сөенеп туя алмый, учреждение хезмәткәрләре алар белән соклана.
Өлкәннәргә аларның бәхетле яшьлек елларын искә төшерер өчен, интернат-йортта ретро стилендә фотосессия оештырдылар. Чара өлкәннәргә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Фотолар матур, эчтәлекле һәм кызыклы булып чыкты.
Тагын да күбрәк фотолар >>.