2023 елда Татарстанда 16 инвалид үз эшен ачкан

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Республикада инвалидларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү буенча системалы эш алып барыла. Эшсез инвалидларны эш белән тәэмин итү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирү максатыннан, мәшгульлек үзәкләре инвалидларга үз эшләрен ачуда ярдәм итү буенча хезмәтләр күрсәтәләр. Гражданнарга барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелә, эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә өйрәтелә.

2020 елда мәшгульлек хезмәте ярдәмендә 14 инвалид үз эшен ачкан булса, 2021 һәм 2022 елларда инде 15 инвалид. Узган ел эшмәкәрләр сафын әлеге категориядәге 16 татарстанлы тулыландырды. Аларга 145,1 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме бүлеп бирелгән.

Татарстанда үз эшләрен ачкан инвалидлар косметология һәм чәчтараш хезмәтләре, сайтлар эшләү, фотога төшерү, мастер-класслар оештыру, аяк киеме ремонтлау һ. б. буенча хезмәтләр күрсәтәләр.

Мәсәлән, 2023 ел башында Баулы шәһәреннән инвалид эшкә урнашуда ярдәм сорап, мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Инде мартта ук ул үзмәшгуль буларак теркәлә һәм автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү станциясен ача. Ютазы районы инвалиды эчемлекләр сату буенча үз эшен ачкан, ә Чирмешән районында инвалид хатын-кыз сентябрь ахырыннан бәйрәмнәрне шарлар белән бизәү буенча эшчәнлек алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International