«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр өчен кышкы уеннар оештырылды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Кышкы күңел ачулар» дип аталган спорт-күңел ачу чарасы узды. Аны Гаилә елына багышладылар. Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Президент Владимир Путин указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре, «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре катнашты – барлыгы 38 кеше. Оештыручылар төрле эстафеталар тәкъдим иттеләр. Балалар да, өлкәннәр дә күңел күтәренкелеге, уңай эмоцияләр алдылар.

Очрашу чәй эчү белән тәмамланды.

Социаль приют психологы сүзләренчә, мондый чаралар ата-аналар һәм балаларның уңай, гармонияле аралашу күнекмәләрен формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International