«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр пилатесның файдасы турында белделәр

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

6 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Организмны сәламәтләндерүнең нәтиҗәле ысулы буларак пилатес» дигән темага дәрес оештырдылар. Чарада 10 кеше катнашты.

Пилатесның мөһим үзенчәлеге – даими шөгыльләнүләр вакытында алынган хәрәкәт иреге скелет-мускул системасының гына түгел, ә йөрәк-кан тамырлары һәм лимфа системасының нәтиҗәле эшләвенә ярдәм итә, ул шөгыльләнүчеләрнең психик халәтенә уңай йогынты ясый.

Дәрес барышында катнашучылар күтәренкелек һәм уңай эмоцияләр алды. Социаль хезмәт алучылар өй шартларында мөстәкыйль шөгыльләнү өчен күнегүләр комплексын истә калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International