«Кама таңнары» социаль приютында балаларны һәм яшүсмерләрне финанс грамоталылыгына өйрәтәчәкләр

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

«Җиңүләр вакыты» АКБО, «ВТБ Страна» хәйрия фонды ярдәме белән, «Финанс грамоталылыгы баскычлары» проектын гамәлгә ашыра башлый. Проект финанс грамоталылыгына өйрәтүнең уникаль методикаларын ачыклау конкурсында җиңүче булды һәм авыр һәм куркыныч тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүгә юнәлдерелгән.

Проектның төп максаты – Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне финанс грамоталылыгы нигезләренә өйрәтү өчен шартлар тудыру. Проектта катнашучыларның яше – 8 яшьтән 16 яшькә кадәр.

Балаларны һәм яшүсмерләрне уен һәм тренинг практикалары комплексы аша финанс грамоталылыгына, шәхси финанслар белән файдалану кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International