Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен бию терапиясе дәресләре дәвам итә, ул аларны тернәкләндерүнең аерылгысыз өлеше булып тора.
Бию социаль хезмәтләр алучыларны стресстан арындыра, кәефләрен күтәрә. Моннан тыш, төркемле үзара бәйләнеш аша психик халәтне һәм эмоциональ фонны төзәтү процессы бара.
Яр Чаллы шәһәре Эшлекле хатын-кызлар берлеге әгъзасы Аделя Галимәрданова белән чираттагы очрашуда бүлек карамагындагылар биеделәр, яңа хәрәкәтләр өйрәнделәр, үзләрендә иҗади энергия уяттылар. Күпләр үзләрендә яшәү көченең күтәрелүен тойдылар.