Минзәлә районы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре экскурсиясе оештырды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

6 февральдә Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме яшьләре һәм ата-аналар өчен тегү остаханәсенә гаилә экскурсиясе оештырдылар.

Гаиләләргә кием җитештерүнең нәрсәдән башлануын, модельләрнең ничек уйлап чыгарылуын, идеяләрнең кайдан килеп чыгуын, үлчәүләрнең ничек дөрес төшерелүен, төрле киемнәрнең ничек конструкцияләнүен сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Яшьләр төрле тегү машиналарын күрделәр.

Тегү остаханәсенә экскурсия бик кызыклы һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International