Интернет-куркынычсызлык буенча чираттагы профилактик эш кысаларында Буа шәһәренең «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы» өстәл уенын кулланып чара үткәрде. Анда «Преодоление» клубыннан балалар катнашты.
Уен социаль хезмәтләр алучыларга мәгълүматны җиңелрәк аңларга һәм балигъ булмаган Интернет кулланучыга зыян китерә алган мөһим моментларны төшереп калдырмаска ярдәм итә.
Балигъ булмаган балалар уенда актив катнаштылар һәм Интернетта куркынычсыз тәртип турында мөһим мәгълүматны үзләштерделәр.