«Опека» үзәге балалар арасында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Ел саен 7 февральдә Россиядә Кышкы спорт төрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Олимпия комитеты инициативасы белән 2014 елда Сочида Олимпиада ачылу еллыгына багышланган.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә балигъ булмаган балалар белән чара уздырдылар. Аларга спорт белән шөгыльләнү кирәклеге, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында сөйләделәр.

Бу датага багышланган барлык чаралар яшь буынны хәрәкәт активлыгына җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, физик культурага мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International