Татарстанда психик тайпылышлары булган 90 меңгә якын кеше яши, шул исәптән Казанда – 26 мең кеше. Соңгы дүрт ел дәвамында беренчел балалар инвалидлыгы структурасында алар беренче урынны ала, дип сөйләде менталь тайпылышлары булган инвалид балаларның ата-аналарының башкарма хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
«Бүген сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында 90 меңгә якын кеше – нәкъ менә психик тайпылышлары булган кешеләр. Аларның 50 % – балалар һәм яшьләр. Әлбәттә, бу балаларны, яшь инвалидларны ничек социализацияләү, аларның белем бирү маршрутын төзү, һөнәри траектория буенча нинди мөмкинлекләре бар дигән сораулар тора», – дип билгеләп үтте профильле ведомство җитәкчесе.
2022 елдан Татарстан «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыруга кушылды, ул 2019 елда Идел буе федераль округында старт алган иде. Проект аутизм спектры бозылулары булган балаларны иртә ачыклау системасын формалаштыруга һәм мондый диагноз куелган кешеләр реестрын булдыруга, психик өлкәдә төрле бозылулары булган балаларны һәм өлкәннәрне элементар көнкүреш күнекмәләренә өйрәтүгә, алар өчен озата барулы яшәүне оештыруга һәм, мөмкин булса, эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән.
Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы Рәисенең йөкләмәсе буенча социаль яклау системасында көндезге тору бүлекләре булдырыла башлады, аларның берсендә бүген түгәрәк өстәл үткәрелде. Мондый учреждениеләр республиканың һәр муниципаль районында эшли.
«Монда без иң беренче чиратта бүлмә тибындагы кабинетларда социаль-көнкүреш адаптациясенә өйрәтәбез, үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә, элементар гигиена чараларын, көнкүреш техникасын кулланырга, кибеткә йөрергә өйрәтәбез. Дәресләр социаль педагог һәм психолог белән уза», – дип аңлатты Эльмира Зарипова.
Ул шулай ук Яшел Үзәндәге «Идел» республика тернәкләндерү үзәге базасында фатир тибындагы махсус бүлекчә ачылуын да өстәде. 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь инвалидлар өч ай дәвамында көн саен көнкүреш тормыш ситуацияләрендә, җәмгыятьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә һәм нормаларына, җәмәгать киңлегендә һәм шәһәр инфраструктурасында ориентлашырга өйрәнәләр.
«Без яшь инвалидны гаиләдән яки интернаттан алабыз, һәм ул өч ай дәвамында тернәкләндерү үзәгендә мөстәкыйль яшәргә өйрәнә. Әлбәттә, бу инвалид балаларның ата-аналары өчен зур ярдәм», – дип ассызыклады Эльмира Зарипова.
Гомумән алганда, министр фикеренчә, җәмгыятьтә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә караш яхшы якка үзгәрде, аларның проблемаларын аңларга өйрәнделәр һәм мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә телиләр. Моңа өлешчә республикада инвалидлар өчен гамәлгә ашырыла торган күпсанлы проектлар ярдәм итте. Бу, мәсәлән, «Абилимпикс» милли чемпионаты, инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе» матурлык бәйгесе һ. б.