2023 елда меңнән артык кеше көндезге тору бүлекләрендә хезмәтләр алган

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Татарстан анда 2019 елдан бирле катнаша. Проект кысаларында республиканың барлык муниципаль районнарында, шәһәр округларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре базасында көндезге тору бүлекчәләре (төркемнәре) ачылды.

Бүген шундый бүлекләрнең берсендә психик тайпылышлары булган инвалидларның һәм инвалид балаларның ата-аналары, инвалидлар һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмалары әгъзалары, дәүләт органнары һәм оешмалары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлнең максаты – ата-аналарга төрле социаль өлкәләрдә гамәлгә ашырыла торган чаралар турында мәгълүмат бирү, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан кире элемтә алу.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 18 яшьтән өлкәнрәк менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге тору бүлекләре республикада 2020 елда ачыла башлады. Ул вакытта алар биш иде. Бүген Татарстанның барлык муниципаль районнарында, шәһәр округларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында көндезге тору бүлекләер (төркемнәре) ачылган. 2023 елда аларда 1 094 кеше хезмәт алган.

Түгәрәк өстәл узган Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә республика бюджеты акчасына бинага капиталь ремонт ясалды, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды, бүлекчә кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылды. 2022 елда озак вакыт карау системасын булдыру буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджет акчасына җиһазлар сатып алынган иде.

Бүлектә инвалидларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү өчен социаль-көнкүреш адаптациясе кабинетлары, «Кибет» уку-күнекмә кабинеты, иҗади остаханә, компьютер классы, тренажер залы һ. б. эшли. Шулай ук биредә ата-аналар белән Карау мәктәбендә дәресләр үткәрү өчен шартлар тудырылган, техник тернәкләндерү чараларын прокатка алу пункты эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International