Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес үткәрделәр. Дәрестә балалар коткаручы һөнәре белән таныштылар.
Россия фәне көне уңаеннан Яшел Үзән районында «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Фән дөньясын танып беләбез» дигән дәрес уздырдылар.
8 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль яклау идарәсе башлыгы Ленар Шакиров катнашында коллектив җыелышы узды.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психологлар өчен «Психоэмоциональ травмалары булган балаларга, шул исәптән сугыш хәрәкәтләре зоналарыннан кайтарыла торган балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектны гамәлгә ашыру кысаларында балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре белән коррекцион эшне оештыру практикасы» дигән темага методик семинар узды.
Яр Чаллы шәһәрендә «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Иң яхшы пиццамейкер» курсын уңышлы үттеләр.
Россия фәне көнендә Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Балалар күзлегеннән фән дөньясы» дигән рәсем конкурсы узды. Аны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәрде.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре чираттагы тапкыр көндезге тору төркемендә катнашучыларны җыйдылар.
Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Донецк Халык Республикасы башлыгының бала хокуклары буенча киңәшчесе Элеонора Федоренко һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец булып киттеләр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кызыклы чара оештырылды. Тәрбияче Ксения Хваткова социаль хезмәтләр алучыларга республикада эшләп килүче җитештерү комплекслары, «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналары, «Химград» технополисы, «Мастер» КИП, IT-парклар турында сөйләде.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Россия фәне көне уңаеннан мәгълүмат стенды ясалды.