Шушы көннәрдә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кышкы спорт төрләре көне узды. Учреждение белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен спорт чарасы үткәрделәр. Ул өлкән буын кешеләрен актив яшәү рәвеше, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Ярышлар сәламәтләндерү гимнастикасы белән башланды. Спорт мәйданчыгында барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тырыштылар. Социаль хезмәт алучылар энергия алдылар һәм спорт чараларында катнашу – үзләрен җиңү ысулы икәненә инандылар.