Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ашарга яраклы элементлардан композицияләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Бу технологияне учреждениедә узган елның июненнән бирле кулланалар. Белгечләр кулларның вак моторикасын, социаль хезмәтләр алучыларның танып белү эшчәнлеген һәм иҗади фикерләвен үстерү, аларның эмоциональ-ихтыяр өлкәсен тотрыкландыру буенча дәресләр циклын әзерләгәннәр. Технологиянең мөһим өлеше булып яшәүчеләрдә сәламәт туклану культураларын, дөрес ашау гадәтләрен формалаштыру, рациональ туклану принципларын үтәү тора.
Бу юлы хезмәт инструкторы Наталья Котова җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр оригиналь бутербродлар ясадылар. Яшелчәләрдән алтын капка ясадылар, бутербродларны бизәделәр.
Интернат-йортта яшәүчеләр үз эшләрен фотога төшерделәр, аннары компьютер грамоталылыгы дәресләрендә алар презентация ясаячаклар.